Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген сәгать унда  алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы ачылды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды, анда Дәүләт Советының унберенче утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук закон чыгару эше планы һәм җирле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнар депутатларын көзге сайлауларга әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.  

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең җыелышы булды, анда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы, 2020 елның беренче яртыеллыгында фракциянең эш нәтиҗәләре, шулай ук берничә оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышны фракция җитәкчесе, парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарга кагылышлы законнарны үтәү барышы каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.  

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыновның матбугат конференциясе узды. Ул журналистларга узган яртыеллыкта фракция эшчәнлеге турында мәгълүмат трештерде һәм аларның сорауларына җавап бирде.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

30 ел эчендә Татарстан  РФ Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты рәисе итеп Константин Яковлев сайланды. Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Башкарма комитетны беренче көннәрдән алып җитәкләгән Николай Владимиров лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә бу вазыйфадан китте.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Тарих нульдән барлыкка килми. Теләсә кайсы дәүләтнең, республиканың, хәтта кечкенә авылның да үз тарихы бар. Һәркайсында уртак иминлеккә өлеш керткән кешеләре байтак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләре булып эшләгән сәясәт эшлеклеләрен искә алуда шулай дип белдерде. Депутатлар белән ул сәясәтчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү федераль һәм региональ законнарга да үзгәреш кертәчәк. “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев илнең Төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң канун үзгәрешләре буенча сөйләшү уздырды. Анда партиянең төбәк башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International