Бүген «Татарстан - Яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар республикада сәнәгать туризмын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республика шәһәрләрендә һәм авылларында уңайлы мохитне комплекслы үстерү механизмнарын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унтугызынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм якындагы айларга фракциянең эш планы турында фикер алышты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Дәрес Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә узды. Парламент җитәкчесе гимназистлар белән аралашты, Татарстан исемле күпмилләтле зур йортта милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның, туган телләрне саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районында булды, анда ул муниципалитетның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район Советы утырышында катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче конференциясендә кабат әлеге иҗтимагый оешма Советының рәисе итеп сайланды. Сайлау конференциясе Халыклар дуслыгы йортында булды. Анда Президентның эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.
13 февральдә Казанда “Россия чаңгы юлы” Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды, анда 21 меңнән артык кеше катнашты. Ярышлар дүрт мәйданчыкта узды: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Чарада гадәттәгечә ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре актив катнашты.
Пәнҗешәмбе, 18 февральдә узачак Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында органик продукция җитештерүне үстерү турында республика законы проекты каралачак. Дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм органик продукция җитештерү өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен билгели торган документ турында Дәүләт Советында үтмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында фикер алышачаклар.
15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату церемониясе булды. Кайгылы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, судлар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату церемониясе булды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында булды. Парламент җитәкчесе 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты, шулай ук берничә социаль объектта булды.