Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары округларда эшен дәвам итте. Парламентарийлар район советларының хисап сессияләре эшендә, гражданнар җыеннарында катнашты, гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук республика районнарында шахмат зоналарын төзү проектына старт бирде.
Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары өчен һәм аларның ярдәмчеләре өчен «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында» семинар узды. Законнардагы үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Гөлфия Каюмова, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, республиканың профильле ведомстволары хезмәткәрләре сөйләде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиясен ачучы унтугызынчы утырышы 18 февральдә иртәнге 10 сәгатьтә булачак. Мондый карар бүген парламент Президиумының күчмә утырышында кабул ителде, ул Биектау районында узды.
Бүген Биектау районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ата-аналар комитетлары республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар ашатуны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эш сәфәре белән килгән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшләрен уздыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү, Дәүләт Советы комитетлары турындагы республика законы турында фикер алыштылар.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган норматив хокукый база булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, законнарны мониторинглауны уздыру графигын расладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Казан дәүләт энергетика университеты базасында узган күчмә утырышында ТКХ, төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Студентларны һөнәри әзерләүдә предприятиеләр һәм югары уку йортларының уртак эшләве мөһим, дип саный парламентарийлар.
Бүген Социаль сәясәт комитеты һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар республикада укучыларның кайнар туклануын оештыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар, шулай ук берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Парламентарийлар 2020 елда «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре, шулай ук кайбер закон проектлары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.