Әлмәттә республиканың нефть сәнәгате ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин белән хушлашу митингы булды. Әлмәтнең мактаулы гражданины, Татарстанда беренче һәм икенче миллиард тонна нефть чыгаруда катнашкан шәхес 94нче яшендә бакыйлыкка күчте. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә атаклы якташын соңгы юлга озатуда катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерүне бәяләде. Ул халыктан башкарылган эшләрдән ни дәрәҗәдә канәгать булулары һәм үз шәһәренең кыяфәтендә нәрсәне үзгәртергә теләүләре белән кызыксынды.
5 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларинова эш сәфәре белән Алабуга муниципаль районында булды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлес Сенаты Рәисе Тәнзилә Нарбаевага Каракалпакстан Республикасы Югары Киңәше Рәисе, Олуг Мәҗлес Сенат Рәисе, Үзбәкстан Герое Муса Ерниязовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә булды. Ул биредә Татарстан Президентының кадрлар резервына керүчеләр белән очрашып, яшь идарәчеләргә республиканың үсеш тенденцияләре турында лекция укыды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, ул дистанцион режимда узды. Парламентарийлар кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, шулай ук эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Спас муниципаль районында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә эш киңәшмәсе узды. Депутатлар, пандемия таралу шартларында, 20210 елның беренче яртыеллыгында район бюджетының үтәлеше турындагы мәсьәләне карадылар.
15 июльдә Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм Николай Нефедов Нурлат районы Советы утырышында катнашты. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелде.
Бүген утырыш тәмамлангач, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясады.