Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы – агымдагы елдагы соңгы утырышы 24 декабрьдә үткәреләчәк. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентчылар анда 23 мәсьәләне, шул исәптән 12 республика законы проектын карап тикшерергә ниятли.
Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә системалы карарлар кирәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Чаллы шәһәре территориясен 1582 квадрат метрга арттырырга тәкъдим иттеләр. Муниципаль берәмлек территориясен үзгәртү итыяҗы төзелгән торак йортның шәһәр читенә чыгуы белән бәйле барлыкка килде. Бу хакта бүген Чаллы башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты. Алар арасында Югары Совет һәм Дәүләт Советының элеккеге җитәкчеләре, депутатлар, шәһәр һәм район Советлары рәисләренең урынбасарлары бар. Очрашу ветераннар инициативасы белән ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Волейбол федерациясен BISPO Awards 2019 спорт бизнесы һәм спорт проектлары белән нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә милли бәйсез премиягә лаек булуы белән котлады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды. Россия гражданинының төп документын республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 35 укучы алды.
Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссиянең 15нче утырышында әнә шулай дип белдерде.
Татарстан өчен Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим, ул Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Вьетнам Социалистик Республикасы Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуда белдерде.
Вьетнам парламент делегациясе Дуслык йортында булды. Анда Вьетнам җәмгыяте активы белән очрашу узды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам Милли Җыены (Парламенты) рәисе Нгуен Тхи Ким Нган белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин киләчәктә Россия-Вьетнам хезмәттәшлеге кысаларында парламентара мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде.