Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарга кагылышлы законнарны үтәү барышы каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыновның матбугат конференциясе узды. Ул журналистларга узган яртыеллыкта фракция эшчәнлеге турында мәгълүмат трештерде һәм аларның сорауларына җавап бирде.
30 ел эчендә Татарстан РФ Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте.
Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты рәисе итеп Константин Яковлев сайланды. Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Башкарма комитетны беренче көннәрдән алып җитәкләгән Николай Владимиров лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә бу вазыйфадан китте.
Тарих нульдән барлыкка килми. Теләсә кайсы дәүләтнең, республиканың, хәтта кечкенә авылның да үз тарихы бар. Һәркайсында уртак иминлеккә өлеш керткән кешеләре байтак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләре булып эшләгән сәясәт эшлеклеләрен искә алуда шулай дип белдерде. Депутатлар белән ул сәясәтчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү федераль һәм региональ законнарга да үзгәреш кертәчәк. “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев илнең Төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң канун үзгәрешләре буенча сөйләшү уздырды. Анда партиянең төбәк башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашты. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Анда РФ Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрне хокукый гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Бүген Дәрвишләр бистәсенең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясенең икенче этабы кысаларында гаиләләрендә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган социаль-хезмәт өлкәсе хезмәткәрләренә планшетлар бирелде. Бүләкләрне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.
ТР Иҗтимагый палатасында “Гаиләне алып бару: яшьләрнең гаилә тормышына һәм ата-ана җаваплылыгына әзерлеген формалаштыру” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.