Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан мэры Илсур Метшинга башкалага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген Дәүләт Советында күп балалы гаиләләргә ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне каплау өлешендә ярдәм итү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Фикер алышуда депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук күп балалы гаиләләр әгъзалары катнашты.
"Дәүләт хакимияте органнары мөһим карарлар кабул иткәндә гомумроссия тавыш бирү йомгакларына таяначак", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән сайлау участокларына килгән һәм үз ихтыярларын белдергән барлык татарстанлыларга, күзәтүчеләргә, тавыш бирү барышын яктырткан журналистларга актив гражданлык позициясе һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Саба районында Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын законнар белән җайга салу проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Экспертларның киң даирәсен җәлеп итеп фикер алышу Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан оештырылды.
«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумының Илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында фикер алыштылар. Утырыш республиканың муниципаль районнары катнашында видеоэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституция суды төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре белән очрашты.
«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтте. Мондый карар бүген партиянең төбәк бүлегенең 32 нче Конференциясендә кабул ителде. Партия конференциясе, асылда, праймериз булды. Карарга ике кандидатура тәкъдим ителде - гамәлдәге Президент, Югары Совет бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Делегатларның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Депутат Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан участокта булды.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Казанның 43 нче номерлы тавыш бирү участогына (Жуковский урамы, 18 нче йорт) ул тормыш иптәше Луиза ханым белән килде.
Яшьләр тәкъдим итә, өлкәннәр киңәш бирә. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды. Ниһаять, онлайн түгел, әмма вазгыять таләп иткән кагыйдәләрне исәпкә алып җыелырга мөмкинлек туды. Яшьләр парламентының чираттагы чакырылышына 100 кешедән 83 кеше җыелды.