Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
июнь, 2020 ел
җомга

Россия Конституциясенә гаилә, балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән бәйле төзәтмәләр һәр кешегә кагыла. Мондый фикерне, илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча плебисцитта катнашып, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

 

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Парламент башлыгы Татарстан белән Төрекмәнстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту кирәклеге турында белдерде. 


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда республика башкарма хакимият органнары - Татарстан Үзәк Башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды. 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимиятен Сәхип-Гәрәй җитәкчелегендәге АТССР Вакытлы Революция комитетына тапшыра. Яшь республика башкарма хакимиятенең беренче органнары формалаша. Тантаналы утырышта катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентарийлар арасында беренчеләрдән булып Россия Конституциясен төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.

 

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов катнашында матбугат конференциясе булды, анда фракциянең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы фасадына республика башкарма хакимияте органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачылышы узды.Тантаналы чарада  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев катнашты.


24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Яңа Татар һәм Арча зиратларында Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләре җирләнгән урыннарга чәчәкләр салдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды, анда «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектының беренче этабына йомгак ясалды. Чарага хатын-кыз депутатларның шәһәр һәм район берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре - проектта катнашучылар һ.б. чакырылган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районында булды, анда ул Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музеен карады, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм аграр комплекс предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International