«Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплады. Мондый карар бүген «ТЯГ»ның сигезенче съездында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Авторетроклуб -21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин клуб әгъзалары белән очрашты. Ул Җиңү Парадында катнашуга әзерлек барышы турында фикер алышты һәм тантаналы чарада катнашачак раритет автомобильләр кортежын карады.
Бүген Дәүләт Советында Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән киңәшмә узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Парламентарийлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Россия Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен торгызуны, шулай ук икътисадның үсешен тәэмин итә торган гамәлләрнең илкүләм планы проекты, Татарстанның аны гамәлгә ашыруда катнашуы турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар республика территориясендә федераль программаларның үтәлеше хакында да сөйләштеләр. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы утырышында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән укучыларга адреслы ярдәм күрсәтү турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр 2020 елның 13 сентябрендә Алабуга сайлау округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат күрсәтү өчен кандидатураны расладылар.
Бүген ТР Дәүләт Советында ТКХ проблемаларына багышланган киңәшмә булды. "Түгәрәк өстәл" форматында оештырылган әлеге очрашуны КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов уздырды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус пандемиясе чорында татарстанлыларга ярдәм итүче волонтерлар белән очрашты. Республика парламенты җитәкчесе актив гражданлык позициясе, кыюлыгы, яхшылыгы һәм җаваплылыгы өчен барысына да рәхмәт белдерде. Волонтерлар хәрәкәте республикада һәрвакыт яклау тапты, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентның11 июньдә узган унынчы утырышы кысаларында Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчелегенә республикада сәүдә объектларын этаплап ачу кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.
Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсенең күчмә утырышы Казан Мәрьям ана иконасы соборының торгызыла торган бинасында узды. Парламентарийлар тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук реставрация эшләренең барышы белән таныштылар. Биредә эш хәтта коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр гамәлдә булган чорда да тукталмаган.
Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «2019 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында» чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан кертелгән "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын кабул итте.