Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды. Парламентарийлар белгечләр белән бергә 2019 елда республика бюджетының үтәлеше, шулай ук эшлекле тормышны эзгә төшерү, халыкны эш белән тәэмин итүне җайга салу, гражданнар керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча илкүләм планга әзерләнгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.
Чәршәмбе көнне, 27 майда, иртәнге сәгать 10 да Дәүләт Советының тантаналы утырышы була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Нәкъ менә шушы көнне йөз ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган. Бу –яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ. Бүген чираттагы унынчы утырышны уздыру датасы билгеләнде, ул 11 июньдә узачак.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика бюджетының һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының 2019 елда, шулай ук 2020 елның беренче кварталында үтәлешен карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
19 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар ТР законнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үтәлеше турындагы контроль мәсьәләне карадылар, җәмәгать судьялары итеп сайлануга кайбер кандидатураларны хупладылар һәм "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертүне хупладылар.
Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
1998 елда Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны – үз хезмәте белән республикабызның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Бу безнең өчен – миллионлаган битараф булмаган укучылар өчен дә бәйрәм.
Бүген ТР Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге онлайн режимда Халыкара гаилә көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар Татарстанда гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси советы президиумының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең һәм республика муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән видеоконференция режимында уртак утырышы узды. Утырышны Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов дистанцион режимда республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. парламентарий үзизоляцияләү чорында үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм бүгенге социаль-икътисадый вәзгыять турында фикере белән уртаклашты.
Татаррстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын 20 еллыгы белән котлады. Парламент башлыгы клуб президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммасы юллады.
Бүген Казанның Горький паркында Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат монументына чәчәкләр куелды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, Авторетроклуб-21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм клуб әгъзалары катнашты.