Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан АССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе" темасына доклад белән чыгыш ясады.
Бүген иртәнге сәгать 9 да Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы ачылды. 1920 елның 27 маенда Россия һәм Татарстанның сәяси тарихында мөһим чорга әверелгән, яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасына әверелгән документ имзаланган.
Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан әлеге дата хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы һәи истәлек тәңкәсен тәкъдир итү булды.
Татарстан Дәүләт Советы адресына Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең иң югары закон чыгару органнары, Россия Федерациясе субъектларының төбәк парламентлары, чит ил парламентлары җитәкчеләреннән котлау телеграммалары килә. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин беренчеләрдән булып изге теләкләр белән телеграмма җибәрде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм 24 майда дөньяның күп илләрендә борынгы бөек мәгърифәтчеләр, апостолларга тиң булган изгеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә славян халыклары үз әлифбасына – «кириллица»га ия булды, язу башлангычларын өйрәнде, милли мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч алды.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды. Парламентарийлар белгечләр белән бергә 2019 елда республика бюджетының үтәлеше, шулай ук эшлекле тормышны эзгә төшерү, халыкны эш белән тәэмин итүне җайга салу, гражданнар керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча илкүләм планга әзерләнгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.
Чәршәмбе көнне, 27 майда, иртәнге сәгать 10 да Дәүләт Советының тантаналы утырышы була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Нәкъ менә шушы көнне йөз ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган. Бу –яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ. Бүген чираттагы унынчы утырышны уздыру датасы билгеләнде, ул 11 июньдә узачак.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика бюджетының һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының 2019 елда, шулай ук 2020 елның беренче кварталында үтәлешен карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
19 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар ТР законнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үтәлеше турындагы контроль мәсьәләне карадылар, җәмәгать судьялары итеп сайлануга кайбер кандидатураларны хупладылар һәм "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертүне хупладылар.