Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Арча районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде.  Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, башка эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Хисаметдиновка йөкләнде. 


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе әгъзаларының Беларусь Республикасының Минск өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген «Инвалид яшьләр белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына түгәрәк өстәл форматында өлкә утырышы узды, анда Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары социаль яклау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм оештыру һәм социальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Идел буенда яшәүче халыкларның 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмы, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Яр Чаллыда «Бердәм Россия» депутат берләшмәләренең республика координация советының күчмә утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр автошәһәрнең сәнәгать потенциалын үстерү мәсьәләләре һәм шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган партия проектлары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие»  берләшмәсе әгъзалары Минскида (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга  Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Нәдршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Моннан тыш, депутатлар парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм элек имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.

Бүген Казан федераль университетында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды, анда фәнни бергәлек вәкилләре республикада ясалма интеллект үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.  Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Казанда иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «СВОй бизнес» федераль проекты старт алды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.


28
март, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты, юбилярларны котлады, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырдылар.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика законнарын РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә туры китерү максатларында әзерләнгән.  Документ территорияләрне комплекслы үстерү турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәни мирас объектлары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International