Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республикада социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


14
март, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ульяновскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, утырышта Россиянең  традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, халык белән очраштылар, республика мәгариф проектын ачу тантанасында катнаштылар, махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәрделәр.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Ульяновски шәһәрендә узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак чаралар уздыруны планлаштыралар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International