Бүген Мамадыш политехника көллиятендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Күргәзмәне ачу тантанасы Мамадыш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент җитәкчесе Мамадыш районы ветераннары Валентина Лаптевага, Валерий Классенга һәм Хәсән Шәрәфетдиновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Бөек Җиңү юбилее белән котлады, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицеенда парламент дәресендә кунак булды. «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты кысаларында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Күренекле татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 яшь тулу көнендә премия лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Җиде зур фура Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, махсус операциядә катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөкне китерәчәк. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов аралашты.
Бүген Тәтеш шәһәрендә 2024 елга йомгак ясауга һәм 2025 елга планнарга багышланган Тәтеш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында парламент Аппаратының беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова һәм Эдуард Шәрәфиев, Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү өлкәсе профсоюзларының Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты. Утырышны профсоюз оешмасы рәисе, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов үткәрде.
Бүген Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәният йортында Аксубай районы Советы утырышы узды, анда муниципаль районның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Хисап сессиясе эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Аксубай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайда «Юность» спорт комплексында булды, яшь волейболчылар һәм тренерлар белән аралашты, аларны мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы башлану белән котлады, киләчәктә зур уңышлар теләп Аксубай спорт мәктәбе укучыларына волейбол туплары һәм спорт инвентарьлары тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, тыл ветераннары белән очрашты, парламент дәресләре үткәрделәр.