Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Сассу-Нгессо әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генераль Секретаре Чжан Мин килде. Мәртәбәле кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Лаос Президенты Тхонглун Сисулит килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Лаос Президентын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Азәрбайҗан Республикасының Россиядәге илчесе Рахман Мостафаев БРИКСның XVI саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсен карады. Күргәзмә Дәүләт Советы мәйданчыгында оештырылды.
Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Мавритания Президенты Мөхәммәд әл Шәйх әл Газуани килде. Кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанга Сербия вице-премьеры Александр Ваулин килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Вулин әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Малайзиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Чеонг Лун Лаи «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли.
Эфиопия Федератив Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Делегация составында –эфиопиянең тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.
Бүген Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Дәүләт Советында урнашкан Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмәне килеп карады. Күргәзмә белән аны Татарстан вице-премьеры - республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко таныштырды.
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.