Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Көньяк Африка Республикасы Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшләүче «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды. Көньяк Африка Республикасы делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашу өчен килгәннәр.
Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илһом Шокиров бүген Дәүләт Советында урнашкан Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясенең фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Рәисенең Тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озатып йөрде.
Бүген Татарстан башкаласына БРИКС илләре дәүләт башлыкларының XVI саммиты чараларында катнашу өчен Бразилия тышкы эшләр министры Мауро Виейра килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Бразилия дипломатын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Дәүләт Советында 22-24 октябрьдә Казанда узачак мөһим сәяси вакыйга – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты уңаеннан чыгарылган «БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуы» маркасына мөһер сугу тантанасы булды. Почта продукциясенә мөһерне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Россия почтасы» Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.
Бүген Казанга Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Аруни Виджевардане килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. «Казан» халыкара аэропортында Виджевардане ханымны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанга Венесуэла вице-президенты Делси Родригес килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Венесуэланың танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанда БРИКС илләре студентлары арасында шахмат турниры узды. Республика җитәкчелеге исеменнән турнирда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик ачык мәйданда һәм Дәүләт Советы фойесында урнаштырылган Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли.