Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

ТР Бюджет кодексының 531  статьясының гамәлдә булуын туктатып торуны һәм 2026 елда республика бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләүне күздә тоткан закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына һөнәрче эшмәкәрләрнең хокукый статусын билгеләүче үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары өчен транспорт салымы турындагы һәм оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Кабул ителгән закон «Яшел Үзән» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона территориясендә эшләүче икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен преференциаль салым режимын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән республика территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында бизнесны җаваплы алып баруны үстерү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты бизнесны җаваплы алып бару системасын кертү юлы белән республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру максатларында эшләнгән.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген парламентның унҗиденче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә  кертү өчен 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар гаилә сәясәте һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр фракциянең 2025 елгы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International