Бүген Яшел Үзән районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның тел төрлелеген һәм традицион мәдәниятен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
үген видеоконференция режимында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш фаразын республика муниципаль берәмлекләре белән фикер алышу буенча киңәшмә узды.
Бүген Дәүләт Советында республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе депутат фракцияләре җитәкчеләренең оештыру җыелышы узды. Бердәмроссиялеләр депутат берләшмәләренең республика Координация советын төзү, шулай ук республика программаларын һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, картлар һәм инвалидлар йортларында булды, шулай ук Укытучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы 2025 елның 17 октябрендә сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Ундүртенче утырышның көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итү.
Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты уза. 8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр илебезнең һәр кешесе анда катнаша һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала. Чараны «Бердәм Россия» партиясе оештыра. Диктант авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган. Чараны ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче «Галактика» лицеенда «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлар дәваланучы балалар өчен белем бирү – тәрбия процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта депутатлар берләшмәсенең быелгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга эш планы турында фикер алыштылар. Эшлекле иртәнге аш форматында узган утырышны «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды. Утырышта шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Роза Гайнетдинова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар конвойны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, шулай ук Минзәлә районы башкарма комитеты вәкилләре озатып йөрде.
Бүген Мәскәүдә Федерация Советының Аграр – азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында Татарстанның берьюлы ике ведомствосыннан – Биологик ресурслар комитеты һәм Ветеринария идарәсеннән килгән тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.
2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга карауга тапшырылачак, һәм парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу башланачак.