13 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында узган утырышта бердәм россиялеләр сайлау алды программасын әзерләү һәм волонтерлык үзәкләренең эше турында фикер алыштылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынган төбәк парламентлары җитәкчеләре рейтингының икенче баскычын алды. Бу "Медиалогия" экспертлары үткәргән тикшеренүдән күренә.
2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты проектының төп параметрлары, шулай ук киләсе чорга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турында бүген парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары фикер алышты. Киңәшмә ВКС режимында Министрлар Кабинеты мәйданчыгында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.
"Татарстан Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән, гомумән, республикадан, киң вәкиллекне сакларга ниятли", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия парламентының түбән палатасы депутатларын сайлаулар буенча булачак сайлау кампаниясен шәрехләп.
Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү” темасына семинар узды. Парламентарийлар сорауларына Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров һәм республиканың ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов җавап бирде.
2021 елга һәм 2022 - 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башлана.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Дәүләт Советында узган очрашуда “Җиңү адымнары” проектына йомгак ясалды, шулай ук аның кысаларында уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләрне, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
Бүген «Хокукка ия булучылар белән хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә, шул исәптән кинопрокатта, спектакльләр куюда, музей күргәзмәләре эшендә авторлык хокукларын куллану» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында республиканың иҗат берлекләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТРда Россия авторлык җәмгыяте вәкилләре катнашында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл үткәрү инициаторы булып Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чыгыш ясады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында узган "Балкыш - Сияние" үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы булып, анда комиссиясенең киләчәккә эш планнары турында фикер алыштылар.