Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе, машина төзелеше, нефть тармагы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы кулыннан 40 татарстанлы югары бүләкләр алды.
Бүген хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышында сайлаучыларның төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен уздырганда җыелган наказларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Казан кооператив институты базасында Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, социаль министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашында узды.
30 сентябрьдә “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Укытучылар көне һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды. Казанның Совет районының иң яхшы педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Роза Җаббарова котлады.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Конституция судының яңа сайланган судьяларына һәм республиканың төрле районнарының суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды. Эш таныклыкларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүген Кытай Халык Рреспубликасы оешуга 71 ел тула. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда КХРның Генераль консулы У Инцинь әфәнде адресына әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан котлау юллады.
Бүген Алабуга районында «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы базасында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар махсус икътисадый зонасы резидентларына региональ салым ташламалары бирү нәтиҗәлелеге, шулай ук коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең дәүләт чараларын күрсәтү мәсьәләләрен карады.
29 сентябрьдә Алабугада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының берләштерелгән утырышы булды. Анда депутатлар республикада туризм һәм музейлар өлкәсен үстерү турында сөйләштеләр. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Ирада Әюпова һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Сергей Иванов катнаштылар.
Бүген РФ ФҖ Федерация Советында узган Беларусь һәм Россия регионнарының җиденче форумының пленар утырышында Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне һәм тарихи хакыйкатьне саклау, халыкара мәйданчыкларда нацизмны геройлаштыруга каршы тору иң үзәк мәсьәләләр булды. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Мәскәүдә, РФ Федерация Советында Беларусь һәм Россия регионнарының җиденче форумы ачылды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 32 нче конференциясе узды, анда республика бердәмроссиялеләре узган сайлау кампаниясенә йомгак ясады, берничә кадрлар үзгәреше булды, шулай ук алдагы сәяси чорга планнар турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, “күпсоставлы сайлауларда” тавыш бирү нәтиҗәләре сентябрьдә “гадел бәя” һәм гражданнарның югары ышанычы билгесе булып тора һәм “без аны алга таба да акларга тиеш”