Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
апрель, 2020 ел
җомга

«Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге Татарстанда җыелган партия взносларыннан коронавирус инфекциясе эпидемиясе шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче волонтерларга ярдәм итү өчен 500 мең сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Аерым алганда, волонтерлар азык-төлек һәм медикаментлар алып килүгә заявка калдырган өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урыннарына тоткарлыксыз барып җитсен өчен, юл билетларын сатып алу турында сүз бара.  Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасарлары һәм төбәк бүлекләре секретарьлары катнашында видеоконференция режимында узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсеннән соң, журналистлар белән аралашканда белдерде.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырылган  киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үткәрде.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

 «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында оештырылган коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар үзәгенә мөрәҗәгатьләр саны көннән-көн арта бара. Бу хакта партиянең төбәк бүлегенең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәбәр итте.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин татарстанлыларга санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча мөрәҗәгать итте.

Агымдагы елның март аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гражданнарның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләре саны ике мәртәбә артты. Әйтик, 2019 елның мартында 162 мөрәҗәгать теркәлгән булса, быелның мартында - 363. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Бәдретдинов сөйләде.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советының профсоюз оешмасы әгъзалары дәүләт хезмәте ветераннары белән телефоннан шалтыратып алардан үзләренең фатирларын һәм йортларын начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә ташлап китмәүләрен үтенәләр һәм инфекцияне таратмау буенча чаралар күрүне сорадылар. Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар сатып алуда өстәмә ярдәм чаралары тәкъдим ителә.

Моннан чирек гасыр элек, 1995 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булды. Парламентның юбилеена без Дәүләт Советы эшчәнлеге тарихыннан 25 факттан торган күзәтү әзерләдек.

Бүген Татарстан Дәүләт Советына – 25 ел. Моннан чирек гасыр элек, 1995 елның 30 мартында, Татарстан АССР Югары Советының варисы булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булган.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» командасының җитәкчелеген, тренерларын һәм уенчыларын 2019/2020 елгы сезонда Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.


28
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Камал театры каршындагы мәйданда күренекле җәмагать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Роберт Миңнуллин белән хушлаштылар.  Мәрасимне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.  


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International