Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар узган төбәкләрдәге партия бүлекчәләре белән киңәшмәдә катнашты. Видеоконференцэлемтә форматында узган киңәшмәне «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 155 нче гимназиясендә урнашкан 243 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев Татарстан Рәисен һәм республика җирле үзидарәсенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Сайлау участогына ул гаиләсе белән килгән.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Россия Герое Оренбург трактында урнашкан 136 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашып, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашты. Дәүләт Советы Секретаре Казанның 27 нче гимназиясендә урнашкан 61 нче участогында үз тавышын бирде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда тавыш бирде. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ - КХТИ) бинасында урнашкан 55нче сайлау участогына Марат Әхмәтов хатыны Миләүшә Рәшит кызы белән килде.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлауларда республика халкы Татарстан Рәисен сайлаячак. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисен һәм республиканың муниципаль депутатларын сайлауда тавыш бирде. Казанның Вахитов районында Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей базасында ачылган 43 нче сайлау участогына парламент җитәкчесе тормыш иптәше Луиза Әкрамовна белән килде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстан Рәисен һәм республика муниципаль депутатларын сайлауда катнашты. Ул А.Н. Туполев исемендәге Казан Милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Казанда Казан вертолет заводына нигез салынуга 85 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тарихы 1940 елдан башланган предприятиенең хезмәт коллективын һәм җитәкчелеген республика Рәисе, Татарстан парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.