Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, фәнни конференцияләрдә һәм республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә узган милли бәйрәм – Сабантуйда катнаштылар.
Татарстанда Сабантуйлар чоры башланды. Бүген сабан бәйрәме республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә уза. Бер атнадан бу эстафетаны Яр Чаллы, шулай ук Якутск кабул итәчәк, анда федераль Сабантуй узачак, ә тагын бер атнадан Казан. Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәйданнарда булдылар һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар массакүләм спортны үстерү юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышның көн тәртибендә спорт инфраструктурасының һәркем файдалана алырлык булуы һәм балаларның җәйге ялын оештыруны һәм сәламәтлеген ныгытуны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре үзәк урынны алып торды.
Бүген парламент депутатлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм җитәкчеләр, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре авыл җирлекләрендә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән оештырылган "түгәрәк өстәл" форматында Тукай районының Иштирәк һәм Зәй районының Кәрәкәс торак пунктлары арасындагы туры юлны торгызу перспективаларын карадылар.
Бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яшьләр арасында массакүләм спорт үсешен норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь парламентарийлары гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләүгә юнәлдерелгән уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан һәм Башкортстан арасындагы парламентара элемтәләрне активлаштырырга һәм киңәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Башкортостан Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачевның Пензада Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы кысасында узган очрашуында сүз барды.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада массакүләм мәглүмат чаралары өлкәсе үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 90 нчы еллар башында, дәвер өчен катлаулы чорда оешкан «Татар-информ» мәгълүмат киңлегендә тотрыклы урынны яулады, заманча мультимедиа үзәгенә әверелде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Пензага килде, анда ул Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы һәм РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.
Бүген Чүпрәле муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу – йомгаклау семинары, моңа кадәр мондый семинарлар Чистай, Мамадыш һәм Сарман районнарында узган иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, парламент депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, 8 муниципаль район һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашты.