Дәүләт Советы депутатларының округларда эшлчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды, ишегалды бәйрәмнәрендә катнашты, шулай ук татарстанлыларны республика көне белән котлады.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең 70 еллыгына һәм һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән хезмәт коллективын һәм предприятие ветераннарын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогын ябу тантанасы булды. Ярышларның финал этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясенең икенче этабы 19 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасында узачак. Мондый карар бүген Төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде. Республика бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенә йомгак ясарга, шулай ук сәяси совет һәм аның Президиумы ротациясен үткәрергә планлаштыралар. Моннан тыш, бүген утырышта сәяси совет Президиумы әгъзалары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатура буенча тәкъдим керттеләр һәм 14 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында партиядән күзәтүчеләрне билгеләделәр. Төбәк сәяси советы Президиумы утырышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе оешуга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин судьяларны, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм суд җәмәгатьчелеге вәкилләрен ведомствоның юбилее һәм 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты нинди закон проектларын алга сөрә, ни өчен республикада яшьләр саны арта, яшьләр сәясәт белән кызыксынамы-юкмы – болар хакында «Татар-информ»га Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев сөйләде.
Бүген Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетының беренче курс студентлары республика Дәүләт Советы белән танышты. Булачак табиблар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар, республика парламенты, аның комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше турында белделәр, парламентаризм музеенда, китапханәдә, утырышлар залларында булдылар. КДМУ студентлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген, 1 сентябрьдә, Белем көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булдылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, аларны яңа уку елы башлану белән котладылар, укучыларга укуда яңа уңышлар теләделәр.
Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Биектау районында булды, анда ул социаль объектлар – балалар бакчалары һәм авыл мәдәният йорты ачылышында катнашты. Бәйрәм чараларында шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.