Республиканың Дәүләт Советы шушы еллар дәвамында Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдереп һәм аның мәнфәгатьләрен яклап эшләде һәм киләчәктә да шулай эшләячәк. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышында белдерде, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга – Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган иде.
Бүген парламент утырышында депутатлар Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын кайбер суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Сайлауга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның сигезенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга илнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары рәисләреннән котлау телеграммалары килә.
Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XX съезды узды. Республика җитәкчелеге исеменнән республиканың иң зур иҗат интеллигенциясе берләшмәсе әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тула. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында соңгы өч дистә ел эчендә Татарстанның йөзен билгеләгән мөһим законнар, аларның ничек язылуы һәм ни өчен бүген бөтен дөньяда парламентарийларның роле сизелерлек артуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Югары Советы Рәисе (1990 елның апреле - 1991 елның июне) Минтимер Шәймиев республика парламенты депутатларын, ветераннарны, барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламент депутатларын һәм ветераннарын, республика халкын әһәмиятле вакыйга – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан котлый.