Яңалыклар

14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Дәүләт Советы депутатлары «Экология» илкүләм проектын, «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. Доклад белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Әлки районы Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе каралды.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология кодексына һәм урман законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан ике закон проектын карады. Документлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз өченче утырышында авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер мәртәбә түләүне билгеләү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать кабул ителде.

Бүген парламентның утыз өченче утырышы кысаларында депутатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның июленә кадәрге эше турында хисап тыңладылар.

Татарстан Дәүләт Советы РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 статьясына һәм мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында федераль законның 106 һәм 151-1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативаларын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Сүз РФ субъектларының дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәтүгә кагылышлы хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү турында бара.

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә җир участогы бирү шартларын төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты парламентарийлар тарафыннан берьюлы өч укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга социаль хезмәтләр исемлеген киңәйтү максатыннан кертелә.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында республика Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International