Яңалыклар

20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген депутатлар «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы өчен тавыш бирделәр. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим иткән документ транспорт өлкәсендә инновацион технологияләр үсешенә һәм инновацион транспорт чаралары базары сегментын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Депутатлар беренче укылышта Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проектын кабул иттеләр.

Бүген депутатлар “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.  Әлеге документ республика законын федераль законнарга туры китерү максатларында әзерләнгән.

Бүген ТР Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты нигезендә, аерым кешеләр генә түгел, мунициаль берәмлекләр дә республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә алачак. Бу хакта закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында һәм салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында  законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге закон проектлары инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен табышка һәм мөлкәткә салымнарның түбән ставкаларын билгели.

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты  бүгенге утырышта өч укылышта кабул ителеп ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка имзага җибәрелде.

 Татарстан бюджетына өстәмә 4,4 млрд сум акча социаль объектларны капиталь төзекләндерүгә, юллар төзелешенә һәм дәүләт программаларын кушылып финанслауга сарыф ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында билгеле булды.

Бүген  алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында   ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның «Татарстан Республикасында 2019 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» чыгышы  тыңланды.  

Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыга. Депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы ачылды.

Тэги: сессия

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International