Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген КФУда мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар «Приоритет-2030» программасы кысаларында Казан университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук депутатлар «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап чыгышлар тыңлады. Утырышта мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектларын карадылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.

Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, республика икътисады тармакларының тар махсуслашкан һәм югары квалификацияле ИТ-белгечләргә, шулай ук мондый белгечләр әзерләү өчен квалификацияле педагогларга ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында IT-технологияләр өлкәсендә кече технологик компанияләр һәм предприятиеләр үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук инвестицион эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев КФУның юридик факультетының икенче курс студентлары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Тукай районы Советының хисап утырышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Тукай районына эш сәфәре кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «РаРитэк» автомобиль заводында булды, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашты, предприятиедә гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар белән танышты.

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында депутатлар яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук балаларга стоматология ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук республика Хисап палатасының хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чаралары өлешендәге аудит нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Парламентарийлар азык-төлек иминлеге буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлады, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында республикада эшләнелгән эшләр белән таныштылар. Моннан тыш, депутатлар экология һәм Җир кодексларына үзгәрешләр кертү турындагы республика закон проектларын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Тиешле указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннары Мөслимә Хуҗинага һәм Муллаҗан Шәймәрдановка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Тукай муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында узды.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында республика законына һәм Дәүләт Советы регламентына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты. 


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Фәннәр Академиясендә Россия фәне көнен билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле датага багышланган «Төп мәсьәлә турында гына» лекориенда Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Мәгъзүм Сәлахов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International