Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе Советы президиумы утырышы узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» дип аталган тарихи-этнографик проектның икенче этабын гамәлгә ашыруны оештыру комитетының утырышы узды.Чарада Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Галина Елистратова, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры вазыйфасын башкаручы Наталья Мясникова, шулай ук проектның фәнни консультантлары, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Идел буе халыклары милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты мастерлары, белгечләре катнашты.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Думасында депутатлар Хөкүмәт сәгате кысаларында РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру турында, югары өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте турында мәгълүмат тыңладылар. Мәсьәлә буенча фикер алышуда видеоэлемтә режимында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Июль аенда Дәүләт Советының бу чакырылышының соңгы – илле бишенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Күпфатирлы йортларда урнашкан ресторан-барларда хәмер сату буенча яңа таләпләр закон кысасына салынды. Махсус инвестицион контрактларны үтәүдә катнашучы оешмалар өчен табышка салым ставкалары үзгәрә. Шулай ук җәмәгать урыннарында товар һәм хезмәтләрне ирексезләп таккан өчен административ җаваплылык кертелә. Яңа законнарга тәфсилләбрәк тукталып үтәбез.


27
июль, 2024 ел
шимбә

26 июльдә "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында махсус хәрби операция афәтләре турында фотокүргәзмә ачылды. Экспозицияне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


26
июль, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Анда илнең пространстволы үсеше стратегиясен эшләү, югары белем бирү системасын трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышынды һәм "Россия Федерациясендә нотариат һәм нотариаль эшчәнлек турында" федераль закон проектының төп тезислары тыңланды. Утырышны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәрделәр.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

23 июльдә Дәүләт Советы депутаты, 12 нче Казан шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов Казанның Авиатөзелеш районы Кадыш бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең газлаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының Тоба авылындагы Яшьлек урамындагы җир кишәрлекләренә кадәр газүткәргеч үткәрү эшләре төгәлләнде.


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» ирекле батальоны командирының техник өлеш буенча урынбасары Марат Галиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.


19
июль, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары гражданнарны кабул итте, гуманитар йөк җыюда һәм озатуда булышты, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә стелалар ачу тантанасында катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International