Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген парламентның кече залында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына нәтиҗә ясадылар һәм 2023 елда массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырткан журналистларны бүләкләделәр. Чарада Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татарстанның  муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе башлыгының территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары хакында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, фондның Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җавап бирде.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Бүген иҗтимагый ярдәм штабында Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары һәм тармак  министрлыгы, төрле ведомство вәкилләре катнашты. Утырышны "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды.


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне, 17 августта 10.40 сәгатьтә «Зөя таулары» тау чаңгысы курорты территориясендә XVII Халыкара тарихи техника фестивале ачыла.


9
август, 2024 ел
җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлауларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яшьләр парламентына сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова һәм агымдагы чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина җавап бирделәр.


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районына эш сәфәре кылды, анда ул район балалар хастаханәсе һәм балалар бакчасы биналарын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашты.


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында Казанда узачак БРИКС саммитына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорски районына эш сәфәре белән барды, анда М. Хәйертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе бинасына капиталь ремонт барышы белән танышты, җитәкчелек һәм хезмәткәрләр, подряд оешмасы вәкилләре белән аралашты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашты.


2
август, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Апас районына барды, анда ул социаль объектларның эше, шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Биектау районындагы «ЕлМай» сөт комбинаты базасында узган матбугат конференциясендә Татарстанда авыл җирлеген үстерүнең төп проблемалары, авылларның «картаюын» туктату юллары, аларны үстерү шартлары һәм соңгы елларда фермаларның ничек үзгәрүе турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов җавап бирделәр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International