Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
август, 2024 ел
җомга

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛНР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Фураларны Казандагы «Бәхетле " складыннан озаттылар. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова аралашты.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, белем бирү учреждениеләре тирәләрендә юл хәрәкәте иминлегенең тәэмин ителү-ителмәвен тикшерде, шулай ук республиканың шәһәр-районнарында укытучыларның август киңәшмәләрендә катнаштылар.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан халкын экология проблемалары, аерым алганда, су ресурсларын, һаваны һәм урман массивларын пычрату мәсьәләләре аеруча борчый. «Татарстан –казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев белдерде. Ул шулай ук профильле комитет депутатларына нигездә нинди мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләде.

Бүген Дәүләт Советында «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» дигән семинар узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары вәкилләре – Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында укучылар катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм моннан өч дистә ел элек Россия Президенты Указы белән билгеләнде һәм ул  Ватаныбызның яңа тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларга турыдан-туры бәйле. 


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Казанда ата-аналарның 98 проценттантан артыгы белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын уңай бәяли. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина «Татарстан - казанышлар Республикасы» матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр итте.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе  Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары Александр Сидякин уздырган киңәшмәдә катнашты. Утырыш видеоэлемтә аша үтте, анда партиянең агымдагы эшчәнлеге, партпроектларны гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды.


18
август, 2024 ел
якшәмбе

17 августта Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән әстерханлыларны бу истәлекле вакыйга белән Дәүләт Советы депутаты, закон текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре котлады.


17
август, 2024 ел
шимбә

Бүген Югары Ослан районының «Зөя таулары» комплексында халыкара тарихи техника фестивале старт бирелде. Анда 300гә якын элеккеге автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителде. Чара ел саен республикадагы «Авторетроклуб-21» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән оештырыла. Катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


16
август, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре белән танышты. Алар ял лагерьларында булды, республика районнарында социаль объектлар ачуда катнашты, өлкән буын вәкилләре белән күреште.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International