Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Россия парламентының югары палатасы җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады.


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Республикада «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби  операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына  баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе һәм РФ Мәгариф министрлыгының селектор киңәшмәсендә Россия төбәкләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Партиянең Генсовет секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев үткәргән киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппарат хезмәткәрләре Курск өлкәсендә зыян күргән тыныч халыкка ярдәм итү өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

«Парламент-2030» ХIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс парламент мәдәниятен, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә һәм лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус операциядә катнашкан  Республика балалар клиник хастаханәсенең яңак-йөз хирургиясе бүлеге табибы Нияз Әхмәдуллин белән очрашты.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә БРИКС илләренең VI Халыкара форумы ачылды, аның кысаларында башкалаларның һәм эре агломерацияләрнең парламент дипломатиясе үсешенә багышланган сессия узды. Республика җитәкчелеге исеменнән сессиядә катнашучыларны һәм кунакларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе дәвам итә, анда бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты. ТР Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкаланың Марат Садыйков  исемендәге 7нче клиник хастаханәсе базасында урнашкан перинаталь үзәктә булды.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Мәгариф һәм фәнни оешмаларның "Минем закон чыгару тәкъдиме" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурс ел саен РФ субъектларының закон чыгару һәм башкарма органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә уза. Конкурска документлар кабул итү 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, гаризанышулай ук  оештыру комитетының рәсми сайтларына җибәрергә була. integraciya.org һәм nauka21.com.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International