Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык җиденче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырыш эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды, анда Азиянең кайбер илләреннән хокук яклаучылар, Россия төбәкләреннән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, федераль һәм республика хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Конференция бу көннәрдә Казанда уза торган Азия Омбудсменнары ассоциациясе Генераль Ассамблеясының XVII утырышы кысаларында оештырылган. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Омбудсменнарның Азия ассоциациясе директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Омбудсменнар Татарстанга Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясе утырышында һәм «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашу өчен килделәр. Чаралар шушы көннәрдә Казанда уза.
Бүген, Танкистлар көне алдыннан, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант бирүенә багышланган тантана узды. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танк училищесы курсантларын һәм укытучыларын, булачак танкистларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады.
«Без дөнья аренасында күпполярлы һәм тигез хокуклы партнерлыкка карашларыбызны уртаклашкан илләр белән сәяси-икътисади, гуманитар, чик буе элемтәләренең күптөрлелеген үстерү белән кызыксынабыз», - дип басым ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сәяси партияләрнең үзара хезмәттәшлеге – халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше» темасына түгәрәк өстәлне ачып. Утырыш бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Денисов белән очрашты. Очрашу бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем бирү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен "Татарстан Республикасы үсеше проблемаларын хәл итүдә республика парламентының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге" программасы кысаларында семинар узды. Дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ике утырышын чакыру турында карар кабул ителде. Парламентның көзге сессиясе 14 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында кырык алтынчы утырышта ачылачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк . Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Дәүләт Советында парламентның кырык җиденче утырышы узачак. Президиум утырышын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.