Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Рафил Габтрафик улы Ногмановның вафат булуы уңаеннан аның тормыш иптәше Людмила Ногмановага кайгы уртаклашып телеграмма җибәрде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч яшьлек Ясминә һәм дүрт яшьлек Айсельның алсу велосипед һәм зур конструктор турындагы яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Кызлар үз теләкләре турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язганнар. Парламент башлыгы аларның теләкләре язылган чыршы шарларын парламент бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алып укыды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, ветераннарны Яңа ел белән котладылар, балачак хыялларын тормышка ашырып «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдылар, шулай ук республиканың муниципаль районнарында социаль объектлар ачуда катнаштылар.
Римма Ратникова: "Халык программасы ярдәмендә Татарстанда тормыш яхшы якка үзгәрә"
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда КПРФ парламент фракциясенең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин җавап бирде. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә КПРФның XVIII съездының төп нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр һәм 2024 елга депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге планнары белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит - Казан» волейбол командасы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия кубогы турнирында җиңүләре белән котлады. Казанлылар Мәскәү "Динамо"сы белән финал матчта җиңү яулады.
Бүген Дәүләт Советында түгәрәк өстәл узды, анда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар. Щлеге чарада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, шәһәр һәм район Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнаштылар, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Кулны-кулга тотыйк, дуслар!» республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә булган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы чараларында катнашты. Россия Федерациясе Федераль Җыенының 30 еллыгына багышланган Закон чыгаручылар советы утырышы Союзлар йортының Колонналар залында узды. Утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.
Казанда "Курган" зиратында ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлаштылар, ул озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга коллегалары, парламент депутатлары, журналистлар, туганнары һәм якыннары килде.