Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин ТР Дәүләт Советы депутаты, Донбасс иреклеләре берлегенең Георгий бригадасы командиры урынбасары Эдуард Шәрәфиевны ДНРның  Дәүләт бүләге — 3 дәрәҗә «Донецк Халык Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләде.

Бүген Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк бүлеге мәйданчыгында узган Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын­-кыз депутатлары түгәрәк өстәле утырышында махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында сүз барды. Утырыш эшендә прокуратура, хәрби комиссариат, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында социаль объектлар ачылышында катнаштылар, хәйрия концертында булдылар, республиканың студентлар хезмәт отрядларын хәрәкәтнең 60 еллыгы белән котладылар.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Очрашуда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, аерым алганда, әлеге өлкәдә норматив-хокукый базаны камилләштерү турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советының 48 нче утырышы барышында парламентарийларга Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Мәгълүматны ведомство җитәкчесе Юрий Никитин тәкъдим итте.

Хөкүмәт сәгате кысаларында парламентарийлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматта күрсәтү турындагы мәгълүматны тыңладылар, аны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ кадастр эшләрен башкару процессында хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы еллык докладын тыңларга тәкъдим ителә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International