Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
апрель, 2023 ел
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!


28
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләделәр. Республика Профсоюзлар федерациясе оештырган тантаналы чарага 13 атаклы династия чакырылган иде, алар арасында нефтьчеләр, химиклар, табиблар, педагоглар, журналистлар, урманчылар, сәнәгатьнең төрле тармаклары хезмәткәрләре бар. Данлыклы хезмәт династияләре вәкилләре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов очрашты.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары советларының профильле комиссияләре рәисләре өчен "Ачык ишекләр көне " узды. Катнашучыларны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде.

"Россия парламентына 30 ел: заманча үсеш» фәнни-гамәли конференциясе Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында узды. Катнашучылар парламентларның дөнья тәртибен яңартуда роле, парламентаризмны камилләштерүдә илкүләм юрисдикциянең җәлеп итү һәм төбәк законнарын үзгәртүдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының роле һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советының КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде, анда ТР Министрлар Кабинетының парламентның кырык өченче утырышында тәкъдим ителгән  2022 елдагы эше турындагы хисап тикшерелде.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комиссаров җавап бирде.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәргән.

Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Кадерле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә Казанның Тукай скверында бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Парламент-2030» X Яшьләр закон чыгару инициативалары бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс хокукый мәдәниятне үстерүгә, талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International