Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм дәүләт хезмәткәрләре - Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен семинар узды. Анда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр каралды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 февральдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 23 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең матбугат конференциясендә коммунист депутатларның республикада бакчачылык хәрәкәтен үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча позициясе тәкъдим ителде. Республика ММЧ вәкилләре сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов җавап бирде.
Юдино бистәсендәге “Юлдаш” яшьләр клубында Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар патриотик тәрбия турында сөйләште. Шулай ук яшьләр үзәгендә тудырылган мөмкинлекләр белән танышты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбен карады, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, парламент дәресендә булды, шулай ук район Советының хисап сессиясендә катнашты.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының күчмә утырышында илнең иң зур югары уку йортын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагог хезмәткәрләр исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышы узды. Оешманың чираттагы хисап конференциясен 2 мартта уздыру турында карар кабул иттеләр.
Бүген А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының берләштерелгән күчмә утырышы булды, анда депутатлар республиканың юл-транспорт комплексын заманча шартларда кадрлар сәясәте һәм фәнни-технологик тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер республика закон проектларын карадылар. Утырышны профиль комитеты рәисе Александр Тыгин үткәрде.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында экологик белем бирү һәм агарту буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар ветеринария эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар, кайбер федераль закон проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында тышкы икътисадый эшчәнлекнең яңа шартларында республикага инвестицияләр җәлеп итү чаралары турында сүз барды. Моннан тыш, депутатлар эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, инвестиция эшчәнлеге турында һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.