Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
май, 2023 ел
сишәмбе

23 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Яклар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында, бигрәк тә парламентара диалог аша, Иран һәм Татарстан арасында конструктив хезмәттәшлекне киңәйтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Россия һәм Европа күләм сәясәтче, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә, аның хезмәт биографиясенең утыз елга якыны парламент эшчәнлегенә багышлаган.


19
май, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар интеллектуаль уеннарда катнашучы мәктәп укучылары белән очраштылар, социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә булдылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

2017 елдан бирле үткәрелә торган «Россия ел агачы» Бөтенроссия конкурсы дәвам итә. Быел анда барлыгы 69 уникаль агач катнаша. Илнең төп агачы өчен тавыш бирү «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы (Всероссийской программы «Деревья – памятники живой природы») сайтында уза.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычларын карауга багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Аны «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин алып барды.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда бюджет акчаларын куллануны контрольдә тоту эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, шулай ук Россия Хисап палатасының РФ төбәкләренең контроль-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде. 

Хөрмәтле газета һәм журнал редакцияләре, телевидение һәм радиокомпанияләр хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма һәм цифрлы матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Мәрхәмәт –Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган «Хатын-кыз карашы» мәйданчыгында катнашучылар хәйрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар. Сессия эшчәнлеген  Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова оештырды.

Шәригать стандартлары буенча матурлык һәм сәламәтлек мәсьәләләре, шулай ук ислам модасы трендлары турында бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегында катнашучылар фикер алышты. Сессияләрне Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары оештырды. Сессиядә катнашучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән төбәк парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыкларында булдылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International