«Россия – Ислам дөньясы; KazanForum 2023» форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегының беренче сессиясе «ххатын-кыз-эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы»темасы булды. Теманы тикшерүдә Дәүләт Советы депутаты, «Мэрхэмэт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзасы, «Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова катнашты.
– Күпмилләтле һәм күпдинле Россия өчен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы белән эшләү зур кызыксыну уята, гомумән, Россия һәм бу оешмага керүче күп кенә илләрнең милләтара һәм динара мәсьәләләргә карашы бик якын яки, гомумән дә, туры килә. Бу – элемтәләрне тагын да үстерү, халыкара, парламентара һәм башка мәйданнарда эшне берләштерү өчен яхшы нигез, –диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Халыкара кооперация һәм инновацияләр: Фарсы култыгы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар»парламентара тыңлауларын ачып. Утырыш бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023»XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Трекның игътибар үзәгендә традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, ана һәм баланы яклау, хәйриячелекне үстерү һәм җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре тора. Трекне ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары оештырды.
Бүген Казан федераль университетында "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында "Регионнарның тотрыклы үсешендә ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының роле" панель дискуссиясе ачылды. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручыларының халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясе бакчасында күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган митинг-концерт булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга һәм тамашачыларга республика җитәкчелеге исеменнән мөрәҗәгать итте.
15 майда Казанда «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - Тарихта без эзлебез» V шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Чара Камал театрында узды. Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре Дмитрий Ярцев гаиләсе өченче урын алды.
Казан вертолёт заводында эшләүче 156 кеше, бер көн эчендә барлык белгечләрне узып, сәламәтлеген тикшертте. Кичә завод ишегалдына килеп урнашкан ике күчмә хастаханә машинасы биредә атна дәвамында эшләячәк. Шул рәвешле биредә хезмәт куючы һәркем заводтан читкә чыкмыйча гына табибта тикшеренү узачак.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде. Турнирның финал уеннары «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.
Бүген Казанның Үзәк стадионында ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында турнир узды. Җиңел атлетика буенча ярышларда ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы 3 урынны алды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, парламентарийлар ветераннар янына барып аларны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, депутатлар гражданнарны кабул итттеләр, округларда очрашулар уздырдылар.