Бүген Казанның В.И. Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсендә Александр Славутскийның драматург Василий Шкваркин пьесасы буенча куелган "Чит бала" ("Чужой ребенок") спектакле күрсәтелде. Тамашачылар арасында хатыны Луиза Акрамовна белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин артистлар белән аралашты һәм театр труппасын сезонның чираттагы уңышлы премьерасы белән котлады.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узды, анда «Илкүләм проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя!» проектына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Татьяна Ларионова тапшырды.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Дагыстан Республикасы Халык Собраниесенең Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Елена Павлюченко белән очрашты.
Бүген ТР Фәннәр Академиясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышы узды, анда республикада Россиянең фәнни-технологик үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Совет утырышында профильле комитет рәисе Айрат Зарипов, ТР Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты
Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасында юллар төзү һәм ремонтлау: өстенлекле проектлар» темасына семинар үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Әлки муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясе уздырган чараларда катнашты. Ул “Әлки” кулланучылар кооперативында булды, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды һәм районның партия активы белән очрашты. Быел “Бердәм Россия” көне беренче мәртәбә Татарстан халыклары ассамблеясе белән берлектә үткәрелде, чөнки кайбер чаралар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.
9 Майда, Җиңү көнендә, Казандагы Архангел зиратында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлгән чит ил сугышчыларына истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин унберенче тапкыр Россия чемпионы булган «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар составын күренекле җиңүләре белән котлады. Парламент башлыгы «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов һәм клуб директоры Олег Брызгалов адресына котлау телеграммалары җибәрде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Җиңү көне белән котлау телеграммасы килде.
Бу көннәрдә барлык шәһәрләрдә һәм авылларда, һәр йортта Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен үз гомерләрен кызганмаган кешеләрне искә алалар. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, һәм без аларны 9 Майда "Үлемсез полк" акциясендә катнашып, аерым сагыш һәм горурлык хисе белән искә алабыз.