ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 182 нче номерлы политехник лицеенда узган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе кунагы булды. Быелның сентябреннән башлап, гадәттәгечә, илнең барлык мәктәпләрендә дүшәмбе көннәрендә уздырыла торган сыйныф сәгате бүген Бөтенроссия Әтиләр көне алдыннан узды һәм әлеге бәйрәмгә багышланды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Батыршин урамында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны профиль комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова үткәрде.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республиканың ветеран волейболчылары белән очрашты. Яше 50дән узган хатын-кызлардан тупланган Татарстан командасы Россия чемпионатында җиңү яулады.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар республиканың 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Бүген "Бердәм Россия" партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм буенча комиссиясе утырышы узды, ул Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган иде. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган һәм бу атнада парламентарийлар үз округларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, Өлкәннәр ункөнлеге һәм Укытучылар көне кысаларында узган чараларда катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллардагы план чорына бюджет параметрлары буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.