Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасы  турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында  хәбәр итә.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшинга Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

14 октябрьдә Татар дәүләт филармониясе залында Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, ветераннар янына бардылар, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, шулай ук гражданнар кабул иттеләр.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Пәнҗешәмбе, 20 октябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздырачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган 11 җәмәгать судьясы таныклык алды.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов җавап бирде.

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынган. Моннан тыш, парламентарийлар 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга шәхси медицина оешмаларын медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашты.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Парламент җитәкчесе дипломатны үз вазыйфасына керешүе белән котлады, шулай ук Россия-Төрекмәнстан стратегик партнерлыгы кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгытуга ышаныч белдерде.

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, “Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге” төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан “Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы – үзеңне тикшер!” республика конкурсы оештырылды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International