Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2023 елга һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты закон таләпләренә туры килү-килмәү буенча экспертиза узды.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 нче, республика Бюджет кодексының 61 нче маддәләре нигезендә, Президент тарафыннан, Дәүләт Советына киләсе 2023 елга һәм 2024–2025 еллар план чорына бюджет турында закон проекты кертелде.

Фаразлау параметрлары Хөкүмәт утырышында, Парламент тыңлауларында, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, Республиканың муниципаль берәмлекләре катнашындагы республика киңәшмәсендә каралды.

Бүген Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында ТР җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсе каралды. ТР Дәүләт Советына кертелгән кандидатура бертавыштан хупланды.

Бүген сәгать 12 дә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы ачылды.    

Бүген, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы иде.

Бүген Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар берничә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның утыз алтынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм республиканың 2023 елга бюджетын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең гражданнар законнары бүлеге мөдире Исрафил Имам улының вафат булуы уңаеннан  туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Хезмәттәшебезне, ярдәмчел дустыбызны югалту хәбәре безне тетрәндерде. Исрафил Имам улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә сакланыр.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм волейбол клубы җитәкчелеге адресына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау телеграммасы килде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International