Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Кукмараның “Барс Арена” спорт комплексында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты IX кубогының финал уеннары узды. Уеннарны ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.

Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Аны Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә үткәрде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия кардиологлары конгрессында катнашучыларны сәламләде.  Табиблар һәм галимнәр Казанда өч көн дәвамында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында «Хокукка хокук" дип аталган халыкара юридик форум ачылды. Симпозиумда катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «Минем цифрлы Татарстан» дигән беренче республика рәсемнәр конкурсына йомгаклар ясалды. Әлеге бәйге Дәүләт Советының  «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары тарафыннан оештырылды,  Татарстанның төрле районнарыннан 45 укучы җиңүче булды, тагын 26 катнашучы тамашачылар мәхәббәте призлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы закон чыгару органнарының хатын-кыз депутатларының дискуссион мәйданчыкларының видеоконференция режимында узган VII утырышында катнашты. Парламентарийлар яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук үз төбәкләренең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

29 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә белем алуга хокукларны яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә, республикада яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәк.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International