Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында "2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында чикләр билгеләнде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы эшләр барышы турында сөйләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую белән бәйле мәсьәләләрне карады.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы ачылды.
Бүген ТР Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның икенче яртыеллыгында эш планы буенча фикер алыштылар. Утырышны әлеге төркемнең җитәкчесе Артур Габделҗанов алып барды.
Соңгы сайлау кампанияләре барышында Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узган гражданнар җыеннарында килгән наказларны гамәлгә ашыру турында бүген Дәүләт Советының утыз икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең эшенә йомгаклар ясадылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республика Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм парламентның профильле комитеты тарафыннан хупланган кандидатлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайланды.
Бүген Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы закон чыгару палатасының РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча парламентара төркеменең уртак утырышы узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасы Олы Мәҗлесенең РФ ФС Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча җитәкчесе, Инновацион үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүмат технологияләре мәсьәләләре комитеты рәисе Илхом Абдуллаев җитәкчелегендә Татарстанга килгән Үзбәкстан Республикасы парламенты депутатлары белән очрашты.