Бүген Татарстан башкаласында Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы-2022 эшли башлады, ул Евразия интеграциясе процессларын тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә багышланган. Конгрессның пленар утырышында катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алтмыш дүртенче утырыш юбилей утырышы булды, быел Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе эшли башлавына 20 ел тулды.
Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы депутатлары «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шәһәрнең күңел ачу үзәкләренең берсендә узган тантанада депутатлар Римма Ратникова, Людмила Рыбакова һәм Артур Габделҗанов катнашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы 15 июньдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде.
Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФнең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча килешүне раслау турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук республиканың кайбер законнарына үзгәрешләр кертелде.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына килештерделәр, эре сәүдә челтәрләре альянсларын булдыру һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларына дәүләт ярдәме чараларын киңәйтү юлы белән ваклап сату әйләнеше үсешен тәэмин итү чаралары турындагы мәсьәләләрне карадылар.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар берничә контроль мәсьәләләрне һәм закон проектларын карадылар
Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда парламентарийлар 2021 елга республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТР Бюджет кодексына һәм кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы дәвам итә торган республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта депутатларга агымдагы елның беренче кварталында ТР бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисап та тәкъдим ителде.
Бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар профильле комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.