ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм волейбол клубы җитәкчелеге адресына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау телеграммасы килде.
ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппараты хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мобилизацияләнгән гражданнарга, якташларыбызга ярдәм фондына күчерү турында карар кабул итте.
Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы волейболчылары тарихта икенче тапкыр Россиянең Суперкубогын яулады. Безнең спортчы кызлар Калининград өлкәсеннән "Локомотив"ны 3:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә юллаган телеграммада команданы зур җиңү белән котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшинга Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
14 октябрьдә Татар дәүләт филармониясе залында Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, ветераннар янына бардылар, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, шулай ук гражданнар кабул иттеләр.
Пәнҗешәмбе, 20 октябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздырачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган 11 җәмәгать судьясы таныклык алды.
Бүген Дәүләт Советында «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов җавап бирде.