Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия парламентаризмы көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.
Бүген Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” региональ проектын башлау турында карар кабул ителде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады, ул гадәттәгечә 27 апрельдә билгеләп үтелә.
Хөрмәтле коллегалар – вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Кадерле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.
Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон "кайнар линияс"е эшләде. Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт–Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре җавап бирде.
Бүген, Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулган көнне, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның Петроград районындагы Тукай скверында урнашкан бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген Казанда Туган тел көненә багышланган һәм татар классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан чаралар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә телефон аша «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе уздырачак һәм бала карау ялында булган хатын-кызлардан килгән актуаль сорауларга җавап бирәчәк.
Бүген Алабугада узган Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.