Бүген республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция Иннополиста узды, анда үзәк аллеяда ике йөздән артык чыршы һәм нарат утыртылды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Майның беренче көне аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята. Халкыбызның инде менә дистәләгән еллар дәвамында яраткан бәйрәменең үзгәрмәс асылы – Ватаныбыз хакына намуслы эшләүче Хезмәт Кешесен, чын Ватанпәрвәрне ихтирам итү. Ул, республиканың һәм илнең алгарышлы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итеп, үз белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буыннарга тапшыра.
Казанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның җиденче «Балкыш» республика фестиваленең гала-концерты узды. Быел әлеге фестиваль Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы оешуга 35 ел тулуга багышланган иде. Шулай ук быел «Балкыш» оешканга да 10 ел тулды. Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы иҗтимагый оешмалар (волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар һ.б.) җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.
Күп конфессияле, күп телле һәм күп милләтле илдә мондый очрашулар чын мәгънәсендә вакыйга булып тора. Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган ифтар мәҗлесендә шулай дип белдерде. Ифтар мәҗлесе “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында оештырылды. Биредә Татарстан кичәсе узды.
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, аны КПРФ парламент фракциясе әгъзалары уздырды. Парламентарийлар Дәүләт Советының утыз беренче утырышы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, фракция эшендәге закон проектлары турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм депутат Александр Комисаров җавап бирде.
Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2022» кысаларында оештырылган балалар рәсемнәре, сочинениеләр һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, социаль челтәрләрдә медиаконтентлар буенча бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия парламентаризмы көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.
Бүген Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды һәм “Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары” региональ проектын башлау турында карар кабул ителде. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.