Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова  “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Минем депутат” системасына кергән мөрәҗәгатьләргә җавап бирде. Парламентарий халык белән аралашу актуаль проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев экоактивистлар белән очрашты һәм Казан шәһәренең Карбышев урамында фонтанны һәм аның янәшәсендәге территорияне  җыештыруда катнашты. Ул җирле халыкның шикаятьләрен тыңлады һәм  бергәләп тотынганда ял итү урыннарын төзекләндерүгә ирешәчәкбез, диде. Нәкъ менә әлеге фонтанны төзекләндерү «Минем район» проектында иң күп тавыш җыйган иде.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов селекция һәм орлыкчылыкны үстерүне законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Аның эшендә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Ёров, «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, министрлыкның төрле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Россия төбәкләренең закон чыгару хакимияте органнары җитәкчеләренең һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләренең халык вәкилләре җыелышларының халыкара киңәшмәсендә катнашты. Очрашуда катнашучылар Евразия икътисадый интеграциясе үсеше, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту шартларында Россия һәм Кытай арасында парламентара, төбәкара һәм чиктәш хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, җәйге ялны оештыру һәм балаларны ашату белән таныштылар. Моннан тыш, депутатлар үз округларында сайлаучылар белән очрашулар уздырды, территорияләрнең проблемалары һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар. 


9
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды, яңа журналист проектлары белән танышты, шулай ук «Татар-информ» агентлыгына эксклюзив интервью бирде, анда парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады, быелның беренче яртыеллыгында депутатлар кабул иткән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. Депутатлар чираттагы утырышка сентябрь аенда җыелачак. 23 нче утырыш тәмамланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт департаменты эшчәнлеге һәм республика территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы турындагы мәгълүматны тыңладылар. Материалларны ведомстволар җитәкчеләре Анна Носкова һәм Сергей Захаров тәкъдим итте.

Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 209-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республиканың Хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Доклад белән ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International